+17 °С
Дождь


Шарлотка әзерләү өчен иң элек түбәндәгеләрне хәстәрлик:
4 йомырка;
1 стакан шикәр комы;
1,5 стакан он;
1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель);
4-5 алма.
⠀Йомырка белән шикәр комын күпертәбез. Аннары он белән көпшәкләндергечне бергә иләп, акрын гына йомыркалы массага салабыз. Камырның яртысын майланган табага агызабыз. Өстенә вакланган алмалар тезәбез. Калган камырны өстенә агызабыз һәм табаны мичкә озатабыз.
Шарлотка якынча 40-45 минут пешә. Чәйләрегез тәмле булсын!
Автор фотосы.