Тәмлебикә өйрәтә!
25 Августа , 06:55

Мәктәпкә кабымлыклар әзерлибез

Мәктәпкә кабымлыклар әзерлибезМәктәпкә кабымлыклар әзерлибез
Мәктәпкә кабымлыклар әзерлибез

Белем бәйрәменә санаулы гына көннәр калып бара. Әмма күп кенә әти-әниләрне бер сорау борчый: кайбер балалар мәктәптә пешерелгән ризыкны ашамый, бу очракта нишләргә? Балага мәктәпкә нәрсә әзерләргә? Бу сорау бик актуаль. Кабымлык (ланч-бокс) өчен ризык җиңел үзләштерелә торган, туклыклы һәм, әлбәттә, тәмле булырга тиеш. Менә берничә файдалы һәм әзерләве җиңел булган рецепт.

  1.Лавашлы роллар

Кирәк була:

лаваш

пешкән тавык ите

сыр

кыяр, помидор

соус (йогурт яки майонез)

Лавашка барысын да салып, рулет итеп төрәсең дә, кисәкләргә бүләсең. Әзер!

  1. Бананлы панкейклар (шикәрсез)

Кирәк була:

1 банан

1 йомырка

2 аш кашыгы он

Бананны изәсең, йомырка һәм он кушасың. Табада кечкенә панкейклар пешерәсең.

  1. Җиләк-җимешле йогурт

Кирәк була:

йогурт

җиләк-җимеш (алма, банан, җиләк)

чикләвек яисә чиа орлыклары

Барысын да катламлап савытка саласың. Чиа орлыклары бүртсен өчен, кичтән үк әзерләп куярга да мөмкин.

  1. Сырлы мини-бутербродлар

Кирәк була:

Икмәк

сыр

салат яфрагы

казылык (теләк буенча)

Икмәккә сыр һәм башка ингредиентларны куеп, кечкенә формада кисәсең.

Ашларыгыз тәмле булсын!

ЯИ фотосы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас