+21 °С
Облачно
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
5 Сентября , 08:05

Пешкән кукуруз яратасызмы?

Түбәндәге рецепт буенча әзерләнгән кукуруз телне йотарлык тәмле була.

Пешкән кукуруз яратасызмы?Пешкән кукуруз яратасызмы?
Пешкән кукуруз яратасызмы?

Бакча почмакларында гына урын биреп үстергән кукурузлар да өлгерде. Әлбәттә, аны тәмен белүче бакчачылар күпләп үстерә, бакчасында урын кызганмый. Кукуруз чәкәнен аеруча балалар ярата. Аны баллы итеп тә, тозлы итеп тә пешерәләр. Түбәндәге рецепт буенча әзерләнгән кукуруз телне йотарлык тәмле була.

Өлгереп җиткән кукуруз чәкәннәрен урталайга бүлегез. Зур кәстрүл төбенә берничә кукуруз яфрагы җәегез, аның өстенә — чәкәннәрне, аннары су салыгыз. Су кайнап чыккач, кәстрүлгә бер стакан сөт һәм акмай кисәге өстәгез. Кукуруз пешкәнче талгын утта кайнатыгыз. Сөтле-майлы суда ул ике тапкыр тизрәк пешә.

Әзер чәкәннәрне кәстрүлдән алгач кына тоз сибегез. Шулай пешергәндә кукуруз бигрәк тә тәмле була.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас