Тәмлебикә өйрәтә!
13 Сентября , 02:35

Кефирдан тәмле коймак

Аны бигрәк тә балалар ярата.

Кефирдан тәмле коймакКефирдан тәмле коймак
Кефирдан тәмле коймак

Бу коймакны пешер өчен безгә кирәк булачак:

500 мл кефир;

2 йомырка;

тәменчә тоз һәм шикәр комы;

сүндерелгән бер чеметем сода;

1 стакан он.

Җылы кефирга ике йомырка салып яхшылап туглыйбыз. Аннары тәменчә тоз һәм шикәр комы өстибез. Он салып, камырны бертөрле масса барлыкка килгәнче болгатабыз. Иң соңыннан сүндерелгән сода кушабыз.

Камыр әзер булгач, табаны кыздырып алабыз һәм кашык белән салып, кечкенә коймаклар пешерәбез. Соңыннан акмай белән майлап алабыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас