Тәмлебикә өйрәтә!
13 Сентября , 03:00

Кышкылыкка алма пюресы

Кышкылыкка алма пюресыКышкылыкка алма пюресы
Кышкылыкка алма пюресы

Пюре өчен өлгергән, әчкелтем-баллы алмалар сайлау яхшы. Башта аларны яхшылап юып, үзәген һәм төшләрен алыгыз, кабыгын да әрчергә мөмкин. Аннары алмаларны зур булмаган кисәкләргә бүлегез.

Алма кисәкләрен калын төпле кәстрүлгә салыгыз, аз гына су өстәгез һәм уртача утка куегыз. Су кайнап чыккач, утны киметеп, капкачын ябыгыз. Алмаларны вакыт-вакыт болгатып, 20–30 минут пешерегез. Алар тулысынча йомшарырга тиеш.

Йомшарган алмаларны бераз суытыгыз һәм блендер белән бертөрле масса булганчы ваклагыз. Блендер булмаса, иләк аша үткәрергә мөмкин. Пюрега тәменчә шикәр кушыгыз һәм яңадан сүрән утка куегыз. Кайнап чыкканчы, даими болгатып, тагын 2–3 минут пешерегез.

Кайнар пюрене стерильләштерелгән банкаларга тутырыгыз һәм капкачларын ныклап ябыгыз. Банкаларны капкачлары белән аска каратып куеп, сөлге яки юрган белән төрегез. Тулысынча суынганчы шулай калдырыгыз.

Алма пюресын салкынча урында, 0дән +15 градуска кадәрге температурада сакларга киңәш ителә. Банка ачылганнан соң пюрене суыткычта тотыгыз.

 

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас