+20 °С
Облачно
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
15 Сентября , 02:35

Авылча бәрәңге

Бу ризык бигрәк тә яшь бәрәңгедән, кабыгын әрчеми генә пешергәндә, аеруча тәмле була.

Авылча бәрәңгеАвылча бәрәңге
Авылча бәрәңге

Кирәк булачак: 5-6 бәрәңге, тоз, тәмләткеч үләннәр, борыч, коры сарымсак, үсемлек мае. 

*Зур булмаган бәрәңгеләрне яхшылап юып, киптереп, һәркайсын 4 өлешкә бүләбез.

*Бәрәңге кисәкләренә тоз, тәмләткечләр һәм үсемлек мае салып, барысын бергә болгатабыз.

*Пергамент кәгазь җәелгән табага тезәбез.

*Бәрәңгене 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 20 минут пешерәбез.

*Аннары температураны 200-220°C га кадәр арттырып, бәрәңгеләрне бераз кызартып алабыз. Шул вакытта алар нәкъ балалар яратканча, кетердәп торачак.

Тәмле булсын!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас