Тәмлебикә өйрәтә!
18 Сентября , 06:25

Кышкылыкка борщ

Тиз генә аш өлгертү өчен әзер борщ бик уңайлы булачак.

Кышкылыкка борщКышкылыкка борщ
Кышкылыкка борщ

Кирәкле ингредиентлар:

2 кг помидор;

2 кг чөгендер;

1 кг кишер;

1 кг суган;

0,5 кг татлы борыч;

1 баш сарымсак;

1 стакан үсемлек мае;

3 аш кашыгы тоз (өймичә);

5 аш кашыгы шикәр;

2 аш кашыгы томат пастасы;

3 дәфнә яфрагы;

10 төймә кара борыч;

3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.

Калын төпле кәстрүлгә үсемлек мае салып, башта суганны, аннары угычтан чыгарылган кишерне, кызыл чөгендерне кыздырып алабыз. Аннары туралган татлы борыч, помидор салып, талгын утта 30 минут чамасы пешерәбез. Вакланган сарымсак, тоз-борыч,  дәфнә яфрагы, томат пастасы салып,  аш серкәсе тагын 5 минут кайнатабыз. Банкаларга салып, капкачын ябып, төреп куябыз.

Кыш көннәрендә ит шулпасына салып, тиз генә аш өлгертү өчен әзер борщ бик уңайлы булачак. Тәмле булсын, дуслар!

 

Фото: doma-vkusnee.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас