Тәмлебикә өйрәтә!
21 Сентября , 05:30

Өйдә әзерләнгән печенье

Чәй янына тәмлекәчләр пешереп алыйк әле.

Өйдә әзерләнгән печеньеӨйдә әзерләнгән печенье
Өйдә әзерләнгән печенье

Аш-су остасы Мәрьям апагыз Миңнегулованың рецепты буенча печенье әзерләп карагыз әле, дуслар. Без пешердек, бик тәмле була.

Кирәк булачак: 4 йомырка, бер стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы каймак, 1 кап маргарин яисә акмай, кирәгенчә он, 1 чәй калагы камыр йомшарткыч.

4 йомыркага бер стакан тулар-тулмас шикәр комы кушып, чеметем генә тоз салып, яхшылап болгатабыз. Шуңа 1 аш кашыгы каймак, 1 кап эретелгән маргарин яисә акмай, он, 1 чәй калагы камыр йомшарткыч кушабыз. Камыр каймак куелыгында булырга тиеш. Табаны алдан кыздырып, кашык белән камырны салабыз һәм ике ягыннан да кызарганчы пешерәбез.

Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас