Тәмлебикә өйрәтә!
22 Сентября , 06:25

Каймаклы пирог

Чәй табынына тәмле десерт әзерлик әле, дуслар.

Каймаклы пирогКаймаклы пирог
Каймаклы пирог

Камыр өчен кирәк булачак:

акмай – 100 гр;

йомырка – 1 данә;

шикәр – 50 гр;

камыр көпшәкләндергеч – ярты чәй калагы;

чама белән он — 170 грамм тирәсе (бераз дөге оны кушсаң, ул кетердәп торачак).

 Эчлек өчен кирәк:

эремчекле сыр (творожный сыр) – 400 г;

шикәр – 100 гр;

йомырка – 3 данә;

кибет каймагы – 100 гр.

 Барлык ингредиентларны салып, камыр басабыз. Майланган формага аны кул белән генә җәябез. Кырыйларын (бортикларын)  ясарга да онытмыйбыз.

Хәзер эчлек әзерлибез. Барысын бергә кушып, миксер белән тугыларга да, камыр күперткеч (венчик) белән бутарга да була. Эремчекле сыр булмаса, кибет каймагы салырга да мөмкин. Эчлекне камыр өстенә агызабыз, тигезләп җәябез.

Чизкейк 180 градуска кадәр кыздырылган духовкада 50 минут чамасы пешә. Духовканы сүндергәч, шунда ук алырга ашыкмыйбыз. Бераз шунда суынсын, югыйсә, өсте ярылып китәчәк.

Суынган чизкейкны төрле җимешләр белән бизибез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас