Тәмлебикә өйрәтә!
24 Сентября , 09:55

Әфлисунлы-лимонлы кабак кайнатмасы

Телне йотарлык тәмле кайнатма рецепты тәкъдим итәбез, дуслар.

Әфлисунлы-лимонлы кабак кайнатмасыӘфлисунлы-лимонлы кабак кайнатмасы
Әфлисунлы-лимонлы кабак кайнатмасы
Ингредиентлар:

1 килограмм кабак,

1 лимон,

2  әфлисун,

800 грамм шикәр.

Әзерләү барышы:

Чистартылган кабакны шакмаклап турагыз, лимонны һәм әфлисунны орлыкларыннан чистартыгыз һәм кабыгы белән бергә иттарткыч аша чыгарыгыз. Әзер массага шикәр салыгыз һәм төнгелеккә калдырыгыз.

Иртән утка куегыз һәм 30-40 минут чамасы талгын утта пешерегез. Аннары стериль банкаларга кайнар килеш тутырып, төреп куегыз.  

Тәмле булсын!

 

Фото: povar.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас