

Бу салатны әзерләү өчен 2 тозлы кыяр, 4 бәрәңге, 1 суган, 2 чөгендер, 2 кишер, 4 йомырка һәм кибет каймагы белән майонез кирәк булачак.
Яшелчәләрне һәм йомырканы алдан пешереп суытабыз. Кыяр белән суганны вак итеп турыйбыз. Калган яшелчәләрне кыргыч аша чыгарабыз. Каймак белән майонезны кушып, яхшылап бутыйбыз.
Иң аскы катка кыяр, аннан бәрәңгенең яртысын һәм вак итеп туралган суганны салабыз. Шуларның өстенә каймаклы-майонезлы соусны ягабыз. Киләсе катка — чөгендерне, аннан калган бәрәңгене һәм суганны салабыз. Янә соус ягабыз. Алдагы кат — кишер һәм йомырка агы. Соус ягабыз һәм иң өске катны йомырка сарысы белән бизибез. Яшел суган, укроп белән бизәсәгез, ул тагын да матуррак күренер.
“Яшелчә торты”н ике сәгатькә суыткычка куеп торабыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!