Тәмлебикә өйрәтә!
29 Сентября , 09:00

“Ташбака” тортын һәркем ярата!

Үзе йомшак, үзе тәмле була.

“Ташбака” тортын һәркем ярата!“Ташбака” тортын һәркем ярата!
“Ташбака” тортын һәркем ярата!

Камыр өчен 6 йомырка, 150 грамм шикәр комы, 200 грамм он, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч кирәк.

Крем өчен 900 грамм 20 процентлы кибет каймагы, 150 грамм шикәр пудрасы кирәк.

Әзерләү барышы:

Йомырка агын ярты стакан шикәр комы салып күпертәбез. Шулай ук йомырка сарысын да шикәр комын салып бетереп, аерым күпертәбез.

Икесен бергә катыштырып он һәм камыр көпшәкләндергеч салып, куе каймак куелыгында камыр ясыйбыз.

Табага пергамент кәгазь җәеп, шуңа камырны коймак салган кебек салабыз да, 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 15-20 минут пешереп алабыз.

Коржлар әзер булгач, аларны шикәр комы белән күпертелгән каймакка манып алабыз һәм ташбака кабырчыгы рәвешендә өеп мендерәбез.

Тортның өстенә кыргычтан уылган шоколад яки какао сибәргә дә була.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Фото: klublady.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас