0 °С
Облачно
Кирәк булачак:
300 грамм эремчек
300 грамм чистартылган кабак
2 йомырка
2 аш кашыгы кибет каймагы
2 аш кашыгы шикәр комы
чеметем тоз
1 аш кашыгы он
күрәгә яки йөзем җимешләре, кабак, көнбагыш төшләре
Әзерләү барышы:
Кабакны вак кыргычтан үткәрәбез. Артык сусыл булса, сутын сыгабыз. Шуңа башка ингредиентларны кушып болгатабыз. Әзер массаны майланган формага агызабыз. Өстенә кабак, көнбагыш төшләре сибәбез.
Запеканка 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 45-60 минут пешә.
Тәмле булсын, дуслар!
Фото: ЯИ