+12 °С
Облачно
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
10 Октября , 03:30

Ярманы кайнар сөткә салмагыз!

Тәмле итеп манный боткасы пешерәбез, дуслар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ярманы кайнар сөткә салмагыз!Ярманы кайнар сөткә салмагыз!
Ярманы кайнар сөткә салмагыз!

Ярманы кайнап торган сөткә салыргамы, әллә салкынгамы? Хуҗабикәләр еш кына бәхәсләшә торган сорау. Безнең карашка, иң уңышлысы – икенче вариант. Болай эшләгәндә, манный төерләнми, суынгач артык куерып та китми.

Ике порциягә якынча 400 миллитр сөт алабыз, шунда ук бер чеметем тоз һәм аз гына шикәр өстибез.

Аннары салкын сөткә акрын гына 4 аш кашыгы манный ярмасы салабыз. Моны венчик белән болгата-болгата эшләү яхшырак. Кайнап чыкканнан соң, утны минимумга кадәр киметәбез һәм ботка сезгә кирәкле куелыкка җиткәнче пешерәбез. Якынча 2-5 минут була ул.

Манный боткасын тәлинкәләргә бүлгәннән соң, бераз акмай, җиләк-җимеш, чикләвек, йомшак груша яки туңдырылган сырганак салырга  була.

Тәмле булсын!

 

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас