+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
5 февраль 2019, 14:43

Безнең бакчабыз - әкият патшалыгы!

Без дә "Әллүки" оештырган конкурста катнашабыз!

Исәнмесез, "Әллүки" редакциясе хезмәткәрләре! Кардан төрле матур, кызыклы фигуралар ясау - безнең балалар бакчасында күптән матур гадәткә әйләнде. Ел саен без, тәрбиячеләр, кар шәһәрчеге эшлибез. Берсеннән-берсе матур әкият геройлары бакчабызны ямьләп, бизәп тора! Шуңа да без журнал оештырган бәйгедә - "Тәгәрәтеп ак кардан ясадык без Кар бабай!" дигән конкурста катнашырга булдык.


Быел да җиң сызганып, тату итеп, кардан бака, чыршы, йомры күмәч, Кар бабай әвәләдек. Безнең бакча ихатасы кар патшалыгына охшап китте. Анда балалар рәхәтләнеп уйный!


Ә сезгә ошыймы безнең кар патшалыгы?!


Альбина Шәрифуллина,

Бүздәк районының Каран балалар бакчасы тәрбиячесе.
Читайте нас: