+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
5 февраль 2019, 16:05

Шамонино егетләре булдыра!

Менә нинди матур әкият геройлары әвәләгән алар!

"Әллүки" журналында кардан ясалган иң шәп әкият героена конкурс бара. Бәйгегә Уфа районының Шамонино авылында яшәүче бертуган егетләр - Дамир һәм Радмир Шәфиевлар да кушылды.
Дамирга - алты, ә аның энесе Радмирга ике яшь. Малайларның әти-әнисе ел саен ихаталарында берсеннән-берсе матур кар сыннары әвәли. Хәзер инде аларга уллары да булыша. Менә шулай бергәләп, гаилә белән матурлык тудыра алар. Шәфиевларның өй алды кышын әкият илен хәтерләтсә, җәй көннәрендә шау чәчәккә күмелә икән.
Күрегез әле, быел нинди матур кар сыннары ясаган алар! Әфарин, егетләр!
Читайте нас: