Фестиваль кызыклы һәм күңелле булачак. Чарада катнашучыларны пионнар коллекциясе буенча экскурсия, осталык дәресләре, пионнарның төрле сортлары күргәзмәсе көтә. Шулай ук, биредә "Минем пионым" балалар рәсемнәре конкурсы да узачак. Ботаника бакчасы хезмәткәрләре шәп күңел ачу программасы әзерләгән.