+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мәктәп укучысы Путинга сорау бирде

Бүген Русия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә үтте.

Бүген Русия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә үтте. Әлеге программа телевидение һәм радио каналлары эфирында трансляцияләнде. Дәүләт башлыгына бик күп сораулар бирелде.
Президентка мөрәҗәгать итүчеләр арасында мәктәп укучысы да бар иде. Бу кыю кызның исеме - Катя Адушкина. 15 яшьлек кыз популяр инстаблогер, ул инде ун яшеннән интернетта үз блогын алып бара. Катяның 8 миллион подписчигы бар. Кыз барыннан да бигрәк экологиянең начарлана баруына борчыла. Ул ил башлыгына мондый сорау бирде:
- Хәзерге вакытта чүп-чарны аерып җыю нокталары барлыкка килде. Әмма интернетта соңыннан аларның барыбер бер өемгә җыелуы турында язалар. Сез бу проблеманы ничек хәл итәчәксез, моны чишү юллары бармы?
Владимир Путин бу проблеманың күптәннән килүен, ләкин аның белән шөгыльләнә башлауга әле берничә генә ел булуын ассызыклады. Илдә ел саен 70 миллион көнкүреш калдыклары эшкәртелә. Ә алар еллар дәвамында, совет чорыннан ук җыелып килгән. Президент әйтүенчә, бүген бу мәсьәләдә авырлыклар бар, шулай да киләчәктә илдә тәртип булдырырга ныклы ышаныч бар.
Читайте нас: