Башкортстан гидрометеорология үзәгеннән хәбәр итүләренчә, республикада алдагы ике көндә көчле җил, яңгыр, күк күкрәве көтелә.
6 августта көчле яңгырлар, аерым районнарда яшенле яңгыр булачак. Җил көньяктан, урыны белән көчле. Һава температурасы көндез +16дан +21 градуска кадәр булачак.
7 августта кыска вакытлы яңгырлар булачак. Һава температурасы төнлә +6 дан +11градуска кадәр, аерым урыннарда +1°, ә көндез +15тән +20 градуска кадәр булачак.