Барлык яңалыклар

Суыта...

Алдагы көннәрдә һава температурасының түбәнәюе көтелә.

Бүген, 25 августта, республикада кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил көнбатыштан, секундына 5-10 метр. Һава температурасы төнлә +10…+15°, урыны белән +5° булуы ихтимал. Көндез +20…+25°, республиканың көньягында +30°ка кадәр күтәреләчәк.
26 августта һава температурасы төнлә +7…+12°, көндез +17…+22°. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк.