Барлык яңалыклар

Белем көнендә һава торышы нинди булачак?

Синоптиклар фаразлавынча, сөенергә урын бар.

Быел Белем көне 2 сентябрьгә туры килә. Синоптиклар бу көнгә һава торышын фаразлады.
31 августта һәм 1 сентябрьдә төбәктә көннәр салкын, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Төнлә +1,+6, урыны белән кырау, җир өстендә һава температурасы 0,-3, көндез +8,+13 градус булачак.
2 сентябрьдә көн аяз, һава температурасы көндез +15 градус, төнлә +9 булачак.