+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
8 сентябрь 2019, 23:23

Имәндә чикләвек күп булса...

Халык элек-электән һава торышын табигать күренешләре аша фаразлаган. Көзнең, кышның ничек булачагын беләсегез килсә, сентябрь аена булган сынамышларга колак салыгыз.

Сентябрьдә күк күкрәсә, көз җылы, кыш карлы булыр.
Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә.
Сентябрь салкын булса, кышын кар тизрәк эри, яз тизрәк килә.
Яфраклар коелырга ашыкмаса – алда бик салкын кыш көтә.
Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп икән, Раштуа алдыннан бураннар булыр.
Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер.
Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар. Астан йөрсә – кыш озын булыр.
Әгәр көзен каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, яз иртә, астан саргайса – соң килер.
Торналар өстән очса, матур, җылы көз озак торыр.
Читайте нас: