+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
10 сентябрь 2019, 19:12

Сары сак халыкны куркыта

Үрмәкүч республика районнарына тарала башлаган.

Быел җәйне куркыныч үрмәкүч безнең республикага да килеп җиткән. Аны Уфа районнарында, Туймазыда, Күмертауда күргәннәр. Хәтта сары сак тешләгәннән соң ике ир-егет дәваханәгә эләккән.
Урындагы халык бакчаларында үрмәкүчләргә һәм аларның балаларына юлыккан. Алар сары сакка чын мәгънәсендә фотосессия ясаган. Алар белән социаль челтәрләр тулган.
Экспертлар билгеләвенчә, бу үрмәкүч тешләүдән кешенең кан басымы күтәрелергә, ул һушын югалтырга мөмкин. Әгәр кешедә аллергия булмаса, бу бөҗәк алай ук куркыныч тудырмый.
Сары сак үзе һөҗүм итми, бары саклана гына. Шуңа күрә аңа кагылмаска кирәк.
Читайте нас: