+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
14 сентябрь 2019, 10:51

Әбиләр чуагы китә...

Аяз көннәргә алмашка салкыннар һәм яңгырлар килә. Их!..

Синоптиклар хәбәр итүенчә, көзнең "әбиләр чуагы" дигән матур мәле белән хушлашырга туры киләчәк.
"Салкын төннәргә карамастан, көндез һава температурасы +17,+24° ка кадәр күтәрелде. Әмма ял көннәрендә һава торышы акрынлап үзгәрәчәк», – дип хәбәр итә Башкортстанның гидрометеорология үзәге.
Җылы, аяз көннәр китергән антициклон акрынлап көньякка китә, шуңа күрә якын арада яңгырлар башланачак. Ял көннәрендә көндез һава температурасы сизелерлек үзгәрмәячәк һәм 18-24° чикләрендә калачак, төнлә +7,+12°, урыны белән +2 градуска кадәр түбәнәячәк.
Алдагы атна башында яңгырлар көтелә һәм температура төшәчәк. Бу атна белән чагыштырганда, температура фоны +20 градустан түбән булачак.
Читайте нас: