+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
1 октябрь 2019, 13:33

Ямьле көннәр була әле!

Республикага җылы һава агымы килә.

Бу атнада Башкортстан халкын көннәрнең шактый җылытуы сөендерәчәк.
Республикага җылы һава агымы килә, бу акрынлап температураны 3-5 градуска кадәр күтәрәчәк, дип хәбәр итә Башгидрометүзәк. Әмма республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы яңгырлар көтелә.
Бүген, 1 октябрьдә, кайбер районнарда бераз яңгыр көтелә. Һава температурасы көндез +8,+13 градус.
Иртәгә, 2 октябрьдә, һава температурасы +14 градуска кадәр күтәреләчәк.
3 октябрьдә республиканың төньягында бераз яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын. Һава температурасы төнлә +2,+7, көндез +13,+18 градус булачак.
Россия Гидрометеүзәге мәгълүматларына караганда, Башкортстан Республикасында октябрьнең беренче декадасында уртача һава температурасы нормадан 2-4 градуска югарырак булыр дип көтелә.
Читайте нас: