+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
18 октябрь 2019, 18:47

Кышкы пәлтәләрне кияр чак җитте!..

-10га кадәр суыта, диләр.

Башкортстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау үзәгеннән хәбәр итүләренчә, алдагы көннәрдә суытачак.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 19 октябрьдә төнлә урыны белән карлы яңгыр явуы көтелә. Көндез явым-төшемсез. Җил төнлә талгын, көндез көнчыгыштан талгын.
Һава температурасы төнлә 0дән плюс 5 градуска кадәр, төньяк районнарда минус 5 градуска кадәр. Көндез 1дән 6 градуска кадәр җылылык көтелә.
20 октябрьдә республикада явым-төшемсез булачак. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә 0дән минус 5 градуска кадәр, урыны белән минус 10 градуска кадәр суытачак. Көндез 2дән 7 градуска кадәр җылы булуы көтелә.
Читайте нас: