+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Киләсе атнадан кыш килә

Бүрек белән бияләйне әзерләп куегыз.

Бүрек белән бияләйне әзерләп куегыз.
Агымдагы атна ахырына кадәр республикада җылы көннәр сакланачак әле. Әмма, синоптиклар мәгълүматларына караганда, киләсе атнада һава торышы кискен үзгәрәчәк. Аерым алганда, 12 градуска кадәр салкынаю көтелә.
20 ноябрьдән республикага салкын һава агымы киләчәк. Көндез дә һава температурасының минус булуы көтелә. 21 ноябрьдә кояш чыга, әмма температура -7 градуска кадәр төшәчәк. Шулай ук бераз явым-төшемнәр дә булачак. Җомга көнне, 22 нче ноябрьдә, көчле кар көтелә.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: