+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Көзге сынамышлар

Дуслар! Сынамышларга игътибар иткәнегез бармы? Әллә соң быел кышның соңга калуын да алдан белүчеләр булдымы икән?

Кар беренче октябрьгә кадәр күренсә, чана юлы тиз булмас.
Ноябрьнең тугызында бәс булса — суыкка, томан булса — җылыга.
Кыр казлары җылы якка киткәндә түбән очса, тиздән кар явар.
Әгәр көзен кырмыска оясы зурайса, кыш кырыс булыр.
Көз көне куяннар бер эздән йөрсә, кышын кар күп булыр.
Көз озын булса, яз соң килер.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: