+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
2 декабрь 2019, 17:35

Декабрь җылы булса...

Ә сез сынамышларга ышанасызмы, дуслар?

  • Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә.
  • Декабрьдә кара каргалар күренә икән, кыш җылы була.
  • Карсыз декабрь — коры яз билгесе.
  • Декабрь башында көчле бураннар, кар яуса, июнь башында яңгырлар була.
  • Декабрь җилле икән, март җылы була.
  • Декабрь җылы булса, кыш озакка сузыла, яз салкын була, соңара.
  • Декабрьгә җир туңса, кар көртләре булса, уңыш уңа.
  • Декабрьнең егерме бишендә агачларны бәс капласа, алдагы җәй иген уңар.
  • Декабрьнең утыз берендә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлыклар уңар; шулай ук бәс булса да, ашлыклар уңар.
  • Фото: vsyamagik.ru
    Читайте нас: