+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
13 декабрь 2019, 12:25

Ялларга суыта, диләр...

Метеорологлар алдагы ике көнгә һава торышын фаразлады.

Метеорологлар алдагы ике көнгә һава торышын фаразлады.
Башкортстан гидрометеорология үзәге алдагы ике көнгә һава торышын фаразлады. Метеорологлар хәбәр итүенчә, республикага салкын һава агымы керә, явым-төшем көтелми.
Бүген, 13 декабрьдә, явым-төшем булмаячак, бозлавык, көньяк һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә. Көндез һава температурасы -7, -12 градус тәшкил итәчәк.
14 декабрьдә шулай ук явым-төшемсез булачак. Һава температурасының түбәнәюе көтелә. Төнлә -12, -17 градус, урыны белән -19, -24 градуска җитәчәк, көндез -8, -13 градус булу көтелә.
Фото: ampravda.ru
Читайте нас: