+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
22 декабрь 2019, 13:45

Алдагы атна салкын булачак

Республика синоптиклары һава торышын фаразлады.

Киләсе атнада Башкортстанда салкын булачак, дип кисәтә республика синоптиклары.
Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген, 22 декабрьдә, төбәктә урыны белән кар, юлларның аерым урыннарында бозлавык булачак. Җил төньяктан, көндез көньяктан талгын.
Һава температурасы көндез минус 12дән 17 градуска кадәр салкын, урыны белән минус 7 градуска кадәр.
23 декабрьдә төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кар, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан талгын.
Һава температурасы төнлә — 14-19 градус салкын, аязган вакытта 25 градуска кадәр. Көндез шактый җылы: минус 5-10 градус. Башкортстанның көньяк-көнчыгыш районнарында минус 15 градуска кадәр суык булачак.
24 декабрьдә республикада урыны белән кар көтелә, төньяк районнарда урыны белән кар, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан талгын.
Һава температурасы төнлә минус 8-13 градус , көньяк районнарда минус 18 градуска кадәр. Көндез минус 2дән 7 градуска кадәр салкын, Башкортстанның көньягы буенча минус 12 градуска кадәр.
Фото: smolensk-i.ru
Читайте нас: