+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
28 декабрь 2019, 12:50

-27гә кадәр суыта

Республика синоптиклары алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Бүген, шимбә көнне, бераз кар явуы көтелә, кайбер районнарда бозлавык. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан. Һава температурасы төнлә минус 5-10 градус, аязучан вакытта -16 градуска кадәр, көндез минус 2-7 градус салкын.
29 декабрьдә шулай ук кар явуы көтелә. Җил юнәлеше үзгәрмәячәк. Һава температурасы төнлә минус 7-12 градус, аязучан вакытта -17, көндез минус 6-11 градус булачак дип көтелә.
Дүшәмбе көнне, 30 декабрьдә, һава температурасы төнлә -15,-20 градус, урыны белән - 27 градуска кадәр салкын, көндез -10, -15 градус булачак.
Фото:rabochy-put.ru
Читайте нас: