+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
5 гыйнвар 2020, 11:10

Галимнәр дөньядагы иң зур чәчәккә юлыккан...

Диаметры 1 метрдан артык бу могҗиза кайда үсә?

Галимнәр Индонезиядә дөньядагы иң зур чәчәк — раффлезияне тапкан. Бу хакта Көнбатыш Суматраның табигать ресурсларын саклау үзәге хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, чәчәкнең диаметры — 122 сантиметр. Бу чәчәкләр дөньясында абсолют рекорд санала.
Галимнәр әйтүенчә, раффлезия элекке рекордсмен чәчәк урынында үскән. 2017 елда нәкъ шул урында гигант раффлезиягә юлыккан булганнар. Аның диаметры әлегесеннән ун сантиметрга кимрәк булган.
Раффлезия — яфраклары һәм тамырлары булмаган үсемлек. Тормыш өчен кирәкле барлык матдәләрне ул ябышып, башка үсемлекләрдән ала. Шунысы да кызыклы, бу чәчәкнең гомере бик кыска. Бер атна тирәсе утырганнан соң, ул шиңә. Раффлезияне якыннан күрүчеләр белдерүенчә, бу чәчәкнең исе бик әшәке һәм ул бозылган итне хәтерләтә.
Фото: ria.ru
Читайте нас: