+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
19 гыйнвар 2020, 12:30

Кыш тагын көйсезләнә...

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады. Бер дә шатландырмый... Нәрсә булды соң бу табигатькә? Битләрне, колакларны чеметә торган гыйнвар салкыннары кая?

Бүген, 19 гыйнварда, Башкортстанда кар, урыны белән карлы яңгыр явуы көтелә. Бу хакта төбәк Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Шулай ук аерым районнарда юлларда бозлавык көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -1,-6°, аяз вакытта -13°, көндез +1,-4°тәшкил итәчәк.
Иртәгә, 20 гыйнварда, бераз кар явачак. Юлларда шулай ук бозлавык көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -2, -7°, аяз вакытта -15° кадәр, көндез термометр 0,-5° күрсәтәчәк.
Фото:belprauda.org
Читайте нас: