+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
23 гыйнвар 2020, 16:35

Атна азагына суыта

Бу юлы чынлап булырга охшаган.

Башкортстанда эш атнасы ахырына 17 градуска кадәр салкын булачак, дип кисәтә республиканың Гидрометеорология үзәге.
Синоптиклары мәгълүматларына караганда, бүген болытлы һава торышы көтелә. Җепшек кар явачак. Аерым районнарда бозлавык булуы ихтимал. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә.
Һава температурасы көндез минус 2-7 градус. Юлларда урыны белән бозлавык, кар сырынтылары салуы ихтимал.
24 гыйнварда вакыты белән бераз кар явачак, аерым районнарда бозлавык булачак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын.
Һава температурасы төнлә минус 6-11 градус, аязганда минус 12-17 градус. Көндез минус 5-10 градус.
25 гыйнварда төбәктә кар явуы көтелә, кайбер районнарда бозлавык. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан.
Фото:63.ru
Читайте нас: