+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
2 февраль 2020, 13:25

Салкыннарны тагын көтәргәме?

Синоптиклар кышның соңгы аена һава торышын фаразлады.

Башкортстанда якын көннәрдә җылы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә Гидрометеорология үзәге.
Бүген, 2 февральдә, көндез һава температурасы -3,-8 градус булуы көтелә. Вакыты белән кар явачак.
Гомумән алганда, кышның соңгы ае республикада җылы булачак, дип фаразлый синоптиклар.
Алдагы атнаның беренче яртысында кар, юеш кар, яңгыр, урыны белән буран, көчле җил булуы көтелә. Юлларда кар сырынтылары салынуы, бозлавык булуы ихтимал.
Русия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, февраль аенда Башкортстанда уртача һава температурасы нормадан 1,5-2 градуска югарырак булачак дип көтелә.
Фото:vn.ru
Читайте нас: