+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
5 февраль 2020, 14:25

Февраль холкын күрсәтә...

Синоптиклар алдагы ике көндә һава торышының кискен үзгәрүен фаразлады.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе республика халкын һава шартларының кискен начараюы турында кисәтә. Төбәк территориясендә юеш кар һәм секундына 18 метрга кадәр җитәчәк көчле җил булачагы фаразлана.
Бүген, 5 февральдә, юлларда кар сырынтылары, шулай ук 500 метрга кадәр күренеш начарлану күзәтеләчәк. Төнлә һәм көндез һава температурасы -1, -3 градус булачак.
Һава торышы начараю сәбәпле, водительләр һәм җәяүлеләрдән юлларда сак, игътибарлы булу сорала. Автомобиль хуҗаларына тизлекне киметергә, кискен маневрларга бармаска, ә җәяүлеләргә агачлар, тотрыксыз конструкцияләр, электр баганалары, реклама щитлары янында игътибарлырак булырга, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Фото:riavrn.ru
Читайте нас: