+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
10 февраль 2020, 17:05

Февраль салкын килсә...

Халык әйтсә, хак әйтә. Февраль аена сынамышларга күз салыйк, дуслар.

Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар.
Февраль суык икән — җәй яхшы килә.
Февраль азагында боз сөңгеләре озын үссә — яз озакка сузыла.
Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.
Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.
Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.
Февраль карсыз булса, җәй коры килер.
Яз суык буласы булса, февральдә төлке эт кебек өрер, улар.
Әгәр кышның бу ае буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңачак.
Кар күп ятса, үлән калын булачак.
Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар.
Фото:vluki.ru
Читайте нас: