+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Җылыта!

Алдагы көннәрдә һава температурасының кинәт күтәрелүе көтелә.

Республикада алдагы көннәрдә сигез градуска кадәр җылытачак. Һава температурасы көндез +6дан 8 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта республика Башгидрометы хәбәр итә.
9 мартта төнлә һава температурасы -1, -6°, көндез +1,+6 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә урыны белән юеш кар, көндез кар катыш яңгыр явачак. Аерым районнарда бозлавык булачак. Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -1, -6 градус, көньяк-көнчыгышка таба -12 градуска кадәр.
10 мартта төнлә карлы яңгыр, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Аерым районнарда бозлавык. Көньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә 0,-5 градус, көндез +2,+7 градуска кадәр җылыта.
11 мартта төнлә урыны белән уртача, көндез кыска вакытлы яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән көчле җил булачак. Һава температурасы төнлә +2,-3 градус, көндез +3,+8 градуска кадәр күтәрелә.
Фото: Photocentra.ru
Читайте нас: