-9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Салкыннары белән бергә кыш кайта...

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Алдагы атна башында Башкортстанда 15 градуска кадәр салкын була, дип кисәтә синоптиклар.
Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген республикада аязучан болытлы һава торышы, бераз явым-төшем булуы көтелә. Аерым районнарда бозлавык, юеш кар яву, электр чыбыкларына һәм агачларга кар сырынтылары яту, юлларда бозлавык булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчүчән, секундына 7-12 метр тизлектә. Көндез һава температурасы 0дән - 5 градуска кадәр.
16нчы мартта юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Аерым районнарда юлларда бозлавык булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан. Һава температурасы төнлә — минус 1-6 градус, көндез — минус 2дән плюс 3 градуска кадәр.
17 мартта төнлә урыны белән бераз кар явачак, көндез явым-төшемсез, юлларда бозлавык. Җил көнбатыштан. Һава температурасы төнлә-3-8 градус, аязытканда минус 15 градуска кадәр. Көндез минус 1дән 4 градуска кадәр.
Фото:diets.ru
Читайте нас: