Бүген Уфаның "Горзеленхоз" теплицаларында 80 мең данә петуния, 20 мең бәрхет гөле һәм 30 мең цинерарий үсә. Предприятие быел барлыгы 260 мең берьеллык чәчәкләр үстерергә планлаштыра.
6-7 май көннәрендә коммуналь хезмәтләр эшчеләре шәһәр хакимияте янындагы чәчкә түтәлләренә, Җиңү паркында һәм 112 нче кавалерия дивизиясе скверында беренче петунияләрне һәм бәрхетләрне утыртырга тиеш.
Башкала берьеллык чәчәкләр утырту буенча узган елгы рекордны узып китәргә һәм шәһәр урамнарын быел 2 миллион 239 мең данә чәчәк белән бизәргә тели. Былтыр бу сан 220 меңгә кимрәк иде.