Метеорология үзәгеннән хәбәр итүләренчә, мартның соңгы көннәре Башкортстанда җылы булачак. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, көндез кояшлы матур көннәр торачак. 30 мартта Уфада көндез +10 градуска кадәр җылытачак. Әмма төнлә температура минуска кадәр түбәнәячәк.
Әмма мондый һава торышы озакка бармас. Апрельнең күп өлеше, алдан фаразлаулар буенча, болытлы, яңгырлы булачак дип көтелә. Һава температурасы -2дән +11 градуска кадәр тибрәләчәк.
Фото:cemicvet.mediasole.ru