+27 °С
Облачно
Журналга язылу

Җылы көннәр... Сезне күпме көтәргә?!

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Кояшлы көннәргә сөенеп тә өлгермәдек, республикага салкын һава агымы килеп керде. Бүген, 2 апрельдә, Башкортстанда яңгыр һәм юеш кар явачак. Бу хакта Гидрометеорология үзәге белгечләре хәбәр итә. Җил төньяк-көнбатыштан, ә һава температурасы төнлә -5° кадәр, көндез +6°ка кадәр күтәреләчәк.
Иртәгә, 3 апрельдә, һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк. Юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Термометр төнлә -1,-6°, ә көндез +5,+10° күрсәтәчәк.
4 апрельдән башлап Башкортстанда төнге суыклар көтелә. Уфада 5 апрельдән 11 апрельгә кадәр һава температурасы көндез + 9-12°, төнлә -4-5° градус тирәсе булачак. Җылы төннәр республикада апрель уртасында гына булачак дип фаразлана.
Фото:ivbg.ru
Читайте нас