Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе республика халкын һава торышының кискен начараюы турында кисәтә. Ведомство матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, төбәкнең көнбатыш территориясендә көндез секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк көчле җил булачагы фаразлана.
Республиканың көнчыгышында 7 апрельдә иртән һәм көндез урыны белән секундына 21-26 метрга кадәр көчле җил, төнлә һәм иртән буран, юлларда бозлавык көтелә.
Республиканың көнбатышында һава температурасы төнлә -4, -9, көндез 0, +5 градус булачак. Төбәкнең көнчыгыш яртысында көндез -2, +3, төнлә -1,-6, градуска кадәр суытачак.
Уфада алдагы көннәрдә аязучан болытлы һава көтелә, көндез юеш кар явачак. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, иртән һәм көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.