Башкортстанда алдагы көннәрдә җил тизлеге секундына 20 метрга кадәр булуы ихтимал.
Бүген, 16 апрельдә, төнлә һәм көндез кыска вакытлы яңгырлар көтелә, урыны белән яшенле яңгыр булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә +2,+7°, көндез +7,+12°.
17 апрельдә төнлә кар катыш яңгыр булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә + 0,+5°, аязыткан вакытта -1,-6°, көндез +8,+13°.
18 апрельдә урыны белән уртача, төнлә кар катыш яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә + 0,+5°, аязыткан вакытта -1,-6°, көндез +8,+13°.