Бүген, 21 апрельдә, Башкортстанда көн җылы булды һәм һава температурасы +17 градуска кадәр күтәрелде. Тик тиздән барысы да үзгәрәчәк. Иртәгә, 22 апрельдә, республикага салкын һава керә башлаячак. Көндез Уфада +9 градус, яңгыр көтелә, төнлә +2 градус.
Пәнҗешәмбе көнне кабат яңгырлар көтә, көндез бары тик +4 градус җылылык булачак, ә төнлә -1 градуска кадәр суытачак. Җомга, 24 апрельдә, көндез кар явуы ихтимал. Һава температурасы 3 градус җылы, төнлә — 2 градус салкын көтелә. Шимбә көнне һава торышы үзгәрә, көндез һава температурасы +8гә кадәр җылыначак, әмма элеккечә яңгыр явачак. Ә менә якшәмбе көнне синоптиклар явым-төшемсез җылы язгы кояшлы көн вәгъдә итә. Уфага чын яз килә һәм +17 градуска кадәр җылы булачак.