+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сыерчыклар сайрап уята!

"Әллүки" почтасына бик матур фоторәсемнәр белән хат килеп төште. Аны безгә Уфа районының Нагаево авылыннан Марсель исемле яшь дустыбыз язган. Алтын куллы егетнең хатын сез дә укыгыз әле!

"Исәнмесез, “Әллүки” журналында эшләүче абыйлар һәм апалар! Минем исемем Марсель. Уфаның 84нче Татар гимназиясендә, 2 В сыйныфында укыйм.
Без гаиләбез белән Уфа районының Нагаево авылында яшибез. Иртә яздан ук әтием белән тырыштык: кошларга оялар ясап куйдык. Иң элек ул нинди булырга тиеш, аны өйнең кайсы ягына урнаштырырга кирәклеге турында бик күп материаллар укыдык. Кайбер кешеләрдән өр-яңа ояга кошлар килми дигәнне ишеткән бар иде. Чынлыкта исә, алар эшкәртелмәгән, буялмаган агачтан ясалган, гади генә ояларны үз итәләр икән. Без әтием белән нәкъ шулай эшләдек тә.
Күп тә үтмәде ояларны җылы яктан кайткан сыерчыклар үз итте. Хәзер безнең ихатада шундый күңелле һәм ямьле! Иртә белән сыерчыклар сайраган тавышка уяну бигрәк тә рәхәт..."
Марсель Шәфыйков.
2 В сыйныфы укучысы.
Уфаның 84нче Татар гимназиясе.
Автор фотосы.
Читайте нас: