-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Әгәр көн салкын һәм яңгырлы булса...

Халык әйтсә, хак әйтә. Сынамышларга күз салыйк әле, дуслар.

Бүген сезнең якларда көн ничек булды, дуслар? Бүген көн нинди булуына карап, җәйнең ничек килүен билгеләгәннәр.
Әгәр 22 апрельдә көн кояшлы булса, җәй иртә киләчәк һәм җылы булачак. Һава торышы салкын һәм яңгырлы булса — җәй бик коры һәм явым-төшемсез булачак. Әгәр каен суы күп булса, киресенчә, салкынча яңгырлы җәй киләчәк.
Бу көнне көчле җил һәм томан төшүе — җылы кышка булачак икән, ә күктә зәңгәр болытлар куеруы — яңгырлы, җылы көз килүенә.
Алдагы көннәргә һава торышын беләсегез килсә, кояш чыгуына карагыз. Әгәр кояш чыкканда күк йөзе чалт аяз булса, яисә ак болытлар гына йөзсә, димәк, алдагы көннәрдә җылы, явым-төшемсез һава торышы көтелә. Әгәр иртән әтәчләр гадәттәгедән алда кычкырса, һава торышы үзгәрәчәк.
Фото: pinterest.se
Читайте нас: