Майның беренче көннәре республикада яңгырлы булачак. Башкортстанның Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 4 майдан көннәр җылыта башлый. Төбәктә һава температурасы +24 градуска кадәр җылыначак.
20 градус җылылык 9 майга кадәр дәвам итә. Башлангыч фаразлар буенча, Җиңү көнендә бераз яңгыр явуы ихтимал. Май ахырына кадәр кояшлы һәм яңгырлы көннәр бер-берсен алмаштырачак. Ә ай ахырында һава температурасы +30 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.