+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

+28гә кадәр җылыта

Синоптиклар Бөек Җиңү көненә сөенечле фаразлар бирә.

Башкортстанда синоптиклар 9 майга һава торышын фаразлады. Бәйрәм көнендә явым-төшем көтелми, җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын.
Һава температурасы төнлә + 8,+13 градус, көнчыгыш районнарда урыны белән +3 градуска кадәр, көндез һава 23-28 градуска кадәр җылыначак.
7 майда шулай ук явым-төшемсез, төнлә 3тән 8 градуска кадәр җылы, урыны белән 13 градуска кадәр булачак. Көндез 22-27 градус җылы.
Җомга, 8 майда, яңгыр көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә + 8,+13°, көндез 23-28°, көнчыгыш районнарда урыны белән +3°, көндез 23-28°.
Гидрометеорология үзәгеннән хәбәр итүләренчә, 10 майдан кыска вакытлы яшенле яңгырлар явуы ихтимал. Киләсе атна башында салкынча һава массасы кереп, һава температурасы түбәнәя, әмма температура нормадан 4-5 градуска югарырак булачак.
Фото:ru.freepik.com
Читайте нас: